Кукмара районында рәсми рәвештә «Әниләр клубы»проекты эшли башлады. Очрашу кысаларында катнашучылар белән шәхси эшмәкәр һәм психолог Райнур хәзрәт Газизов аралашты. Ул балалар психологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, шәхес үсеше һәм рухи тәрбия темаларына кагылып, әниләрне борчыган сорауларга җентекләп җавап бирде.
Очрашуда катнашучылар Райнур хәзрәткә файдалы киңәшләре һәм ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, очрашу аларны яңа белемнәр һәм карашлар белән баетты, дип билгеләп үттеләр.