"Олимпка юл" республика олимпиадасы призерын котлыйбыз!

2026 елның 25 гыйнвары, якшәмбе

2025 елның 14–16 гыйнвар көннәрендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә уздырылган «Олимпка юл» исемле физика фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы югары киеренкелек, интеллектуаль ачышлар атмосферасында үтте. Бу чара фән дөньясының биеклекләренә омтылган яшь сәләтләр өчен чын сынау булды.

Без зур горурлык һәм шатлык белән Кукмара шәһәре А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейнең 7 сыйныф укучысы, олимпиада призёры Михайлов Олегны ихлас котлыйбыз.

Олегның остазы — Маняпов Алмаз Галимҗан улына сабырлыгы, һөнәри осталыгы һәм укучыларына булган ышанычы өчен аерым рәхмәт белдерәбез — нәкъ менә шушы сыйфатлар искиткеч нәтиҗәгә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International