Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә республика программасы кысаларында капиталь ремонт башланды. Төзүчеләр объектка быелның 7 гыйнварында аяк бастылар. Хәзер актив демонтаж бара.
"Узган ел без хастаханәнең кардиология һәм терапия бүлекләрен яңарттык инде. Анда стеналар һәм түшәмнәр, идәннәр заманча стандартларга туры китерелде, электр, су, җылылык, канализация, вентиляция системалары яңартылды, яңа җиһазлар кайтарылды. Балалар бүлеген дә шундый ук җитди эш көтә", - дип сөйли төзелеш оешмасы прорабы Фидаил Әхмәтгалиев.