Түбән Үрәс авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Үрәс авыл җирлегендә гражданнар җыены узды, анда Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов, авыл җирлеге башлыгы Василий Сәфәров һәм башкалар катнашты.

Җирлеккә кергән 5 торак пунктта 236 хуҗалыкта 796 кеше яши. Халык иминлеге өчен мәктәп, 2 балалар бакчасы, мәчет, 2 чиркәү, 3 мәдәният йорты эшли. Мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. Авыл халкы дус, бердәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәләр, даими рәвештә азык-төлек җыялар, хатын-кызлар фронтка җибәрү өчен өй токмачы әзерлиләр, маскировка ятьмәләре үрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International