Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Рушан Хөснетдинов җитәкчелегендәге төркем бүген Важашур авыл җирлегендә булды.
Анда Важашур авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов, «Уңыш» җәмгыяте директоры Раил Галимуллиннарның чыгышлары тыңланды.
Җирлек башлыгы Петр Иванов 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Важашур авыл җирлегенә кергән 5 авылда 757 кеше яши. Аларның күпчелеге «Уңыш», Гаврилов исемендәге хуҗалыкларда хезмәт куя. Халыкка мәгариф, медицина, мәдәният хезмәте күрсәтелә.
«Авыл халкының тормыш рәвеше җир, терлек асрау һәм шәхси хуҗалык алып бару белән бәйле. Барлыгы 3990 гектар җир бар, шуларның 3261 гектары — сөрүлекләр. 2010,2 гектары пайчылар милкендә. Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 178 баш эре мөгезле терлек асрала, бу узган ел белән чагыштырганда 37 башка кимегән. Шуларның 58е — савым сыерлары, алар саны да узган елга караганда 20 башка азайган», — дип сөйләде җирлек башлыгы.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде һәм хезмәт алдынгыларына Мактау грамоталары тапшырылды.