Зур Сәрдектә хисап җыелышы узды

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем бүген Зур Сәрдек авыл җирлегендә булды.

Анда Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, участок уполномоченные Нургаян Гомәров, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы филиалы җитәкчесе Ленар Баһавиевларның чыгышлары тыңланды. 

Җирлек башлыгы Фәнис Фәттахов 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде һәм хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International