Ике айда Кукмарадан 15 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Кышкы сезонда бу максатлар өчен 21 берәмлек техника җәлеп ителгән. Кар җыюда 18 механизатор, шулай ук төрле бурычларны үтәүче 13 эшче эшли. Аларга 100 километрдан артык юлны һәм 25 километрга якын тротуарны чистартырга кирәк. Җыелган кар махсус мәйданчыкларга чыгарыла: бу максат өчен шәһәрнең төньяк-көнчыгышында 3 гектар һәм көньяк-көнчыгышында 2 гектар бүлеп бирелгән.