«Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы Кубогында көрәшү өчен Кукмара районының иң көчле көрәшчеләре җыелды.
Көрәшләр көчле, эмоциональ һәм чын-чынлап мавыктыргыч булып чыкты, ә һәр җиңү үҗәтлек, характер һәм ихтыяр көче бәрабәренә бирелде.
Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны Байлангар командасы яулады. 2- Олыяз спортчыларына эләкте, бронзаны Зур Кукмара көрәшчеләре алып китте, дүртенче урынны Н. Русь командасы алды.