Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко район мәдәният йортында оештырылган җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсендә булдылар. Экспозиция район предприятиеләренең потенциалын һәм җитештерелә торган продукциянең киң ассортиментын күрсәтте.