Депутат Нияз Аитов Кукмара укучылары белән хезмәтнең кыйммәте һәм батырлыкның асылы турында фикер алышты.
Манзарас урта мәктәбендә Татарстан Республикасында игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Хезмәт һәм Сугышчан батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дигән Парламент дәресе узды.
Парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова катнашты.
Дәрес азагында депутат яшьләрнең хәзер үк үз шәһәрләрендә ничек катнаша алуы, моның өчен нинди мөмкинлекләр булуы турындагы сорауларга җавап бирде. Әңгәмә гадел һәм ачык килеп чыкты.