Чираттагы гражданнар җыены Түбән Өскебаш авыл җирлегендә узды. Анда район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Ахметшина, авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мухаметзянов, муниципалитетның структур бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Алар үз эшләре турында сөйләделәр һәм авыл халкын социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырдылар.
Гражданнар җыенын дәвам итеп, авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында доклад белән чыкты. Бүгенге көндә җирлектә 842 кеше яши.