Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде. Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланган.

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Казан шәһәренең Совет районында өрәңге, корычагач, алмагач, карама токымлы агачларның законсыз киселүе ачыкланган.
Яшел үсентеләрне кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 400 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен алдан тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International