Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Казан шәһәренең Совет районында, шул исәптән «Аккош»махсус саклана торган табигый территориясе чикләрендә, 180 дән артык яшел үсенте законсыз киселгәнлеге ачыкланган.
Агачларны кисү нәтиҗәсендә китерелгән зыян 8 млн. сумнан артык тәшкил иткән.
Тикшерү материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен беренчел тикшерү органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча РФ ҖК 260 маддәсенең 3 өлеше буенча (аеруча зур күләмдә урман утыртмаларын законсыз кисү) җинаять эше кузгатылды һәм тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International