Нырья җирлегендә үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашу узды. Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты.
Хисап җыелышында чыгыш ясаган җирлек башлыгы Павел Кузьмин җирлектәге социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, ел дәвамында башкарылган эшләр хакында сөйләде, проблемаларны атады, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.
Шулай ук очрашуда «Рассвет» хуҗалыгы җитәкчесе Леонид Михайлов, район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе урынбасары Илнар Җиһаншинның чыгышлары тыңланды.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда һәр тармакта башкарылган эшләр, икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм туплауга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.
Чыгышлардан соң алдынгылар бүләкләнде.