Бүген Олыяз авылы мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриев катнашында халык җыены үтте.
Үткән ел җирлектә төзелеш эшләре дә күләмле булды. Күмәк хуҗалык хисабына Түбән Казаклар авылында капиталь ремонт эшләре башкарылган, Балыклы авылында яңа мәчет салынган, бүгенге көндә Балыклы авыл клубында капиталь ремонт эшләре башкарыла.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, 2025 елда халыктан 543 мең 335 сум үзара салым акчасы җыелган. Республикадан 2 миллион 173 мең 336 сум өстәмә акча бирелеп, барлык сумма 2 миллион 716 мең 671 сумны тәшкил иткән.
Бу суммага түбәндәге эшләр эшләнелгән:
282 мең сумга Югары Казаклар авылындагы Яр буе урамына 5нче линия электр линиясе сузылып, багана утыртылып, яктырткычлар куелган.
Түбән Казаклар авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә эшләнелгән һәйкәл 229 мең 500 сумлык булган.
Олыяз авылында өлешчә су трассасын яңага алыштыру 658 мең 465 сумга төшкән, 80 мең сумга тагын бер су гидранты урнаштырылып, җиһазлар алынган. 6 багана утыртылып, 5 линия сузып, яктырткычлар урнаштырылган. Мәдәният йортына таба булган баганаларга гирляндалар да куелган. Бу эшләр 351 мең 671 сумны тәшкил иткән.
Балыклы авылында чишмә ясауга 623 мең 500 сум тотылган. Дүрт авылга да урамнарны яктырту өчен 100 мең сумга светодиод лампалар алынган.
Җыенда эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев та чыгыш ясады. Районда узган ел җинаятьләр саны 2024 ел белән чагыштырганда ким булса да, мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең саны артуын әйтте. Үткән ел безнең районда яшәүчеләр 52 миллион 250 мең сум акчаларын кырыгалдарларга күчерәләр.
Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов исә янгын чыгу сәбәпләренә тукталды. Кышкы чорда аеруча куркынычсызлык таләпләрен үтәргә чакырды.
Соңыннан бер төркем алдынгыларга, лаеклы ялга китүчегә, быел гаилә корган парга акчалата бүләкләр, Мактау грамоталары, чәчәкләр тапшырылды.