Биектау районында бүген уникаль атмосфера хөкем сөрә — монда республикакүләм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зональ этабы уза.
Без олы горурлык белән хәбәр итәбез: Кукмара районын өч лаеклы катнашучы тәкъдим итә:
«Хатын-кыз — мәдәният һәм рухиәт» номинациясендә —
Шарипова Линара Рауфовна;
«Хатын-кыз — лидер» номинациясендә —
Майннахметова Эльвира Рустамовна;
«Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә —
Галиев Габдулхай Гаптельварович;
Кадерле катнашучылар, сез инде — Кукмор районының горурлыгы! Без сезнең өчен җан атып, ышанычлы җиңүләр, якты эмоцияләр һәм яңа уңышлар телибез!