Балтач һәм Кукмара районнары буенча күзәтчелек һәм профилактика район ара бүлеге начальнигы Нурфат Яппаров Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу бүләк Татарстанда гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендәге күпьеллык хезмәте, шулай ук батырлыгы һәм ныклыгы өчен тапшырылды.