Авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган отчет җыелышлары үткәрелә.

2026 елның 6 феврале, җомга

Авыл җирлекләрендә һәм хезмәт коллективларында узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган отчет җыелышлары үткәрелә.

Очрашуларда 2025 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре, социаль-икътисадый күрсәткечләр, авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләр, төзекләндерү, юллар торышы, торак-коммуналь хуҗалык, белем бирү, мәдәният һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында мәгълүмат бирелә.

Җыелышларда район җитәкчелеге, оешмалар һәм предприятие вәкилләре, хезмәт ветераны һәм актив гражданнар катнаша. Туры аралашу барышында узган елның уңышлары билгеләнә, проблемалы мәсьәләләр күтәрелә, киләсе чорга бурычлар куела, алдынгыларга бүләкләр тапшырыла. Чыгышлардан соң һәркем җитәкчеләргә борчыган сорауларын биреп, үз тәкъдимнәрен кертә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International