Россиядә эпизоотик вәзгыять киеренке кала бирә!
Бруцеллез, котыру авыруы һәм йорт хайваннарының башка йогышлы авырулары зур игътибар таләп итә.
"Кукмара районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" катгый рәвештә сорый:
Эре мөгезле яшь терлекләрне ветеринария документларыннан башка сатучылардан сатып алмаска.
Ветеринария хезмәте белән килештермичә һәм мәҗбүри тикшеренүләрдән башка Республиканың һәм төбәкләрнең башка районнарыннан сыерлар һәм таналар китермәскә.
Шикле хәлләр килеп чыкса, шунда ук районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез: +7 (843)642-76-04, Лев Толстой урамы, 1, Кукмара.