Кукмара муниципаль районы хакимиятендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Утырыш эшендә АТК рәисе урынбасары, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе вәкиле, Кукмара районы прокуроры урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф оешмалары директорлары, предприятиеләр җитәкчеләре, руханилар вәкилләре, шулай ук «Талисман» шәхси сак предприятиесе җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында объектларның террорчылыктан саклануын тәэмин итүдә ачыкланган җитешсезлекләргә, Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын гамәлгә ашыруга, мәгариф учреждениеләрендә укучыларны диверсия-террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итүне профилактикалауга, шулай ук транспорт объектларының һәм дини оешмаларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшенең барышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Утырыш йомгаклары буенча җаваплы хезмәтләргә һәм оешмаларга бирелде