Арча шәһәрендә «Ел тәрбиячесе 2026» республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Әлеге бәйгегә Арчадан, Әтнә, Балтач, Саба, Кукмара һәм Теләче районнарыннан 12 талантлы мөгаллим җыелган иде.
Безнең районнан конкурсның муниципаль эап җиңүчеләре: 3 нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәйзуллина Ләлә Рамазан кызы һәм 6 нчы «Салават күпере»балалар бакчасы тәрбиячесе Миңнуллина Гөлназ Илдар кызы лаеклы чыгыш ясады.
Конкурсантлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәрделәр һәм ата-аналар өчен агарту чаралары оештырдылар. Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү февраль ахырында булачак һәм иң яхшы педагоглар конкурсның республика этабына чыга алачак.