“Нур Баян” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Раулә Самерханова Бөтенроссия күләмендә узган “Гражданлык инициативаларының иң яхшы практикасы” конкурсында “Халыкка, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм” номинациясендә җиңү яулады.
Аны Мәскәү шәһәрендә узган, Территорияләрне һәм иҗтимагый үзидарәне үстерү буенча Бөтенроссия ассамблеясенең 10 еллыгына багышланган “Җирле берләшмәләрнең бердәм җәмәгать хакимияте системасындагы роле” исемле җирле һәм иҗтимагый үзидарә форумы кысаларында бүләкләделәр.
Раулә Сөләйман кызы “Нур Баян” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе вазыйфасын 2014 елдан бирле башкара. Ул биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңайлы итү өчен бар күңелен биреп хезмәт куя. Башкарган эшләре халык, җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнә. Әлеге конкурс турында ишеткәч тә югалып калмый ул, “Вакыт безне сайлады” проекты белән катнашырга була.
“Нур Баян” иҗтимагый узидарә территориясендә барлыгы 5981 кеше исәпләнә. 25 гаиләдә ирләре, уллары махсус хәрби операциядә катнаша, әлеге гаиләләрдә 57 бала тәрбияләнә. Алар арасында 5 күпбалалы гаилә бар, анда өч һәм аннан да күбрәк бала үсә. Ә 11 гаилә МХО барышында якыннарын югалткан.