Республика рәисе Починок-Сутер авыл клубы балетмейстерын «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районының Починок — Сутер авыл клубы балетмейстеры, «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле җитәкчесе Геннадий Гайфетдин улы Әхмәтовны Дәүләт бүләге-«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Ул мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләнде.

Геннадий Гайфетдин улы 45 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт итә, удмурт мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Ул-мәдәният ветераны.

Хөрмәтле Геннадий Гайфетдинович!
Сезне чын күңелдән лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, зур уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International