Әдәби сәгать “Февраль аеның юбиляр язучылары”

2026 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

(Герой-шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 120 ел, шагыйрә И.Иксановага - 60 яшь, язучы Солтан  Шәмсигә - 80 яшь, язучы Ш. Җиһангировага - 75 яшь)

11 февраль  көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Февраль аеның юбиляр язучылары” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче юбиляр язучыларның иҗатлары белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр, татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил, шагыйрә Илсөяр Иксанова, шагыйрә Шәмсия Җиһангированың шигырьләрен тыңладылар. Язучы,тәрҗемәче Солтан Шәмсинең әсәрләре белән таныштылар. Хисматова Гөлшат герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Төрмәдә төш” дигән шигырен укып үтте. Чара ахырында видеоязмадан Ш.Җиһангирава сүзләренә язылган “Гомерләр үтмәгән” җырын шагыйрә башкаруында тыңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International