Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең район халкы алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтә. Ядегәр авыл җирлеге халкы да читтә калмый: авыл кешеләре сугышчыларга даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрәләр.
Актив яшьләр инициативасы белән «Ядегәр кардәшлеге» төркеме оештырылды. Шушы көннәрдә анда катнашучылар СВО зонасына якташлары өчен чираттагы гуманитар йөк китерделәр.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе, Ядегәрдә туган Илфат Әхмәдуллин сөйләвенчә, берләшү идеясе яшьләр белән очрашудан соң туган, ә аннары эшкә җирлек башлыгы Айдар Фәйзуллин, мәктәп директоры Рәмис Нуриев һәм башка активистлар кушылганнар. Әхмәдуллин үзе-хәрби хәрәкәтләр ветераны, кайнар нокталарда хезмәт иткән, 245 нче полк взводы белән командалык иткән, Чечен Республикасы территориясендә операцияләрдә катнашкан. Ул хәрби хезмәткәрләрнең хәлен яхшы аңлавын һәм аларга ярдәм итүне үзенең бурычы дип санавын ассызыклый. СВО зонасына ул үзе бара-бу инде өченче сәфәр.