Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының мәгариф учреждениеләрендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектын һәм «Педагоглар һәм Остазлар» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында сыйныф җитәкчеләре катнашында системалы рәвештә төрле чаралар үткәрелә.
Район мәктәпләре базасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Бердәм сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурс ата-аналар берләшмәләренә ярдәм итүгә, традицион гаилә рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә балаларны гаиләдә тәрбияләү мәдәниятен ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.