Казанда «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы ветераннарының һәм ассоциацияләнгән ветераннар оешмаларының VI Спартакиадасы узды, ул хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының 60 еллыгына, Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Спартакиадада Кукмара районы ветераннар командасы беренче урынны яулады.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Спартакиада үз сафларына 150дән артык кешене — катнашучыларны һәм судьяларны җыйды. Барлык ассоциацияле оешмалар үз командаларын тәкъдим итте.
Программада электрон пистолеттан ату, бильярд, шахмат, шашка, өстәл теннисы, велосипед-тренажерда узышу, Калашников автоматын сүтеп-җыю бар иде.