Озак еллар көткәннән соң Кукмарада төп патриотик объект — Җиңү паркы барлыкка килде.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан район җитәкчелегенең тырышлыгы һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең ярдәме белән шәһәребез федераль программага кертелде. Архитектура десанты һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты белән берлектә Җиңү паркының вак — төяккә кадәр уйланылган заманча проекты-хәтер, көч һәм бердәмлек урыны эшләнде.
Бүген бу төзекләндерелгән территория генә түгел. Биредә уңайлы мәйданчыклар һәм юллар төзелгән, заманча яктырту үткәрелгән, яшелләндерү эшләре башкарылган. Яңа мемориаль объектлар һәм хәрби техника үрнәкләре урнаштырылды, алар стела һәм Мәңгелек утны гармонияле тулыландырды.
Әфганстан һәм Чечня сугышчыларына, шулай ук элек шәһәрдә урнаштырылган аерым гаскәр төрләренә багышланган мемориалларның хәзер бердәм композициягә берләштерелүе аерым әһәмияткә ия.