Бүген Кукмарада район халкы бергәләп «Россия чаңгы юллары – 2026» Бөтенроссия акциясенә чыкты. Салкын иртә, кәеф күтәренке һәм йөзләгән катнашучы — шулай итеп, Кукмара янәдән актив һәм битараф булмаган кешеләр территориясе статусын раслады.
Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узды, аның максаты — 2030 елга спорт белән даими шөгыльләнүгә россиялеләрнең 70% до җәлеп итү.
Бүген иң яшь катнашучыга нибары 3 яшь, иң өлкәненә 80 яшь иде. Һәм бу спорт буыннарны берләштерә аламы дигән сорауга иң яхшы җавап. Кукмарада-һичшиксез, әйе.