Гражданлык-патриотик тәрбия ае кысаларында һәм сугышчы-интернационалистларны искә алу көне алдыннан Байлангар урта мәктәбе укучылары «Кар десанты» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Физкультура һәм ОБЖ укытучысы А.А. Гыйләҗев җитәкчелегендә Яшь армиячеләр Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган һәйкәл һәм стела территориясен кардан чистарттылар.