Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, шулай ук «Республика мәктәптән тыш эш үзәге» өстәмә белем бирү ДБУ тарафыннан оештырылган заманча декоратив-гамәли иҗат юнәлешләре һәм техникаларының "Детальләрдә сәнгать" республика конкурсы тәмамланды.
Конкурста Татарстан Республикасының 21 территориясеннән 82 катнашучы, 50 мәгариф оешмасы катнашты. "ДПИ. Техника фелтинг " Кукмара сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучысы Низамова Ләйлә Нурмөхәммәт кызы конкурсның эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде һәм мактаулы 1 урынны яулады.