2026 елның 14 февралендә «Ак Барс»хоккей клубы легендалары белән очрашу булды. Безнең Боз сараенда беренче тапкыр «Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре хоккей дөньясының Данис Зарипов, Кирилл Голубев, Денис Архипов, Дмитрий Архипов, Артем Лукоянов, Василий Токранов, Алексей Чупин, Дмитрий Балмин кебек йолдызлары белән бозга чыктылар.
Чара кысаларында автограф –сессия, мастер –класс һәм Казан шәһәренең «ТР легендасы» һәм Кукмара шәһәренең «Олимп» командалары арасында иптәшләрчә матч тәмамланды.