Кукмарага Брянскидан 31 спортчы-турист, шул исәптән 14 бала килгән иде

2026 елның 20 феврале, җомга

Кукмарага Брянскидан 31 спортчы-турист, шул исәптән 14 бала килгән иде. Күбесе-бөтенләй яшь чаңгычылар. Кунаклар шуу өчен менә дигән шартларны гына түгел, табигать матурлыгын да билгеләп үтәләр, шуның өчен «Бакыр тавын» еш кына «Кече Швейцария» дип атыйлар.

Брянскидан дүрт яшьлек Савелий беренче тапкыр «Бакыр тавында» тау чаңгысына басты. Аның гаиләсе, улын спорт һәм актив ял белән таныштыру өчен, 1352 км юл үткән.

"Монда тау чаңгысы белән шөгыльләнү өчен барысы да бар — атналар буе күнегүләр ясарга мөмкин. Кешеләр бик яхшы күңелле", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашалар туристлар. Буш вакытларында алар районның истәлекле урыннары белән таныштылар, хәтта үзләре белән Кукмараның атаклы киез итекләрен дә алып киттеләр.

Брянск кунаклары Кукмарага Яз һәм җәй айларында кайтырга вәгъдә иткәннәр иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International