Кукмара районында 40 яшьлек ир-ат сәламәтлеккә аңлы рәвештә уртача зыян салуда гаепләнәчәк.

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара районы прокуратурасы 40 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 112нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда (сәламәтлеккә аңлы рәвештә уртача зыян салуда) гаепләнә.

Сорау алу версиясе буенча, 2025 елның 5 сентябрендә 15 сәгать тирәсендә эш фигуранты, исерек хәлдә, Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Югары Кумор авылында урнашкан туганының өендә булганда, үзенең танышы белән талашу барышында аның уң кулы белән бите өлкәсенә суккан, шуннан зыян күрүче урындыктан идәнгә егылган, анда җинаятьче тагын уң кулының казналыгы өлкәсенә 2-3 тапкыр йодрыгы белән сугуы, алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче хастаханәгә эләгә.

Эш фигуранты гаебен тулысынча таныды һәм кылган эшенә үкенде.

Җинаять эше асылы буенча карау өчен мировой судка җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International