Гыйнварда Кукмараның 4 нче урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды.

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Гыйнварда Кукмараның 4 нче урта мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Эшләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль программасы кысаларында алып барыла.

Мәйданы 4332 кв. м булган өч катлы бинага бүген 513 укучы йөри. Ремонт дәресләрдән аерылмыйча оештырылган: мәктәп шартлы рәвештә уку һәм төзелеш зоналарына бүленгән. Башлангыч сыйныфлар ике сменада, калганнары бер сменада укыйлар. Өченче чирекне туган стенада тәмамларга планлаштыралар, алга таба укуның катнаш форматы булырга мөмкин. Азык-төлек блогы элегрәк ремонтланган, ашханә эшен дәвам итә.

Прораб Дамир Бариев хәбәр иткәнчә, 5 гыйнвардан объектта демонтаж эшләре бара. Проект кысаларында түбә һәм фасад яңартылачак, инженерлык челтәрләре, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылачак, сыйныфлар, спорт залы һәм санитария бүлмәләре капиталь ремонтланачак. Мәйданчыкта 30 га якын белгеч эшли, эшләрне, заманча таләпләрне үтәп, 1 августка тәмамларга планлаштыралар.

Ремонттан соң мәктәп укучыларны якты, җылы һәм заманча кабинетлар белән каршы алачак-бу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International