Кукмара үзәк район хастаханәсендә хисап җыелышы узды, анда районның сәламәтлек саклау системасының узган елгы эшенә йомгак ясалды.
Чарада Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Закариева Гүзәлия Камил кызы һәм үзәк район хастаханәсе коллективы катнашты. Очрашу барышында алдагы чорга төп күрсәткечләр, казанышлар һәм өстенлекле бурычлар яңгырады.
Район башлыгы исеменнән билгеләп үтелгәнчә, медицина хезмәткәрләре һәр көнне югары профессионализм, җаваплылык һәм үз эшләренә тугрылык күрсәтеп, Сәламәтлек сагында торалар. Коллективның бердәм эшләве һәм республика ярдәме нәтиҗәсендә районның сәламәтлек саклау системасы тотрыклылыгын саклап кына калмыйча, ышанычлы үсештә дә.