Кукмара шәһәренең «Зилант» спорт мәктәбе командасы Советлар Союзы Герое лавр Иванович Рокин истәлегенә волейбол буенча ачык өлкә турнирында 1 урынны яулады.
Ярышлар 2026 елның 21-22 февралендә Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә узды һәм 2008-2009 елгы яшүсмерләрнең иң көчле командаларын җыйды.
Волейболчыларыбызны һәм аларның остазы Фәннур Галиевны лаеклы беренче урын алулары белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм республика һәм илебез спорт мәйданчыкларында яңа җиңүләр телибез!