Кукмара районы прокуратурасы Кукмара районында яшәүче 52 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (исерек хәлдә булган, җәзага тартылган зат белән автомобиль йөртү).
Эш материаллары буенча, 2025 елның 31 декабрендә кич белән Кукмара районы территориясендә исерек хәлдә булган ир-ат Lada GRANTA 219010 транспорт чарасы белән идарә итү өчен җинаятьчел уй тудырган. Алга таба үзенең җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, Каенсар авылында югарыда күрсәтелгән транспорт чарасында хәрәкәт итә башлый, анда полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Ачыкланганча, документларны тикшергәндә җинаятьче исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.