27 февраль көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, китапханәче В.Г. Пахомова, А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей 8 «А» сыйныф укучылары өчен, «Батырлык калейдоскобы» дигән патриотик КВИЗ-уен уздырды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында булган мөһим вакыйгаларны искә төшерделәр, тарих буенча белемнәрен күрсәттеләр, интеллектуаль уен уйнадылар.