Татарстан Республикасы «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Профессионалитет» федераль проектына кушылды. Пилот форматында кирәкле эшче белгечлекләре буенча алга таба белем алуны сайлаган егетләр өчен БДИ узуның гадиләштерелгән тәртибе каралган. Проектта катнашучы көллиятләргә билгеле бер юнәлешләргә кергәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларына ике мәҗбүри имтиханны — рус телен һәм математиканы уңышлы тапшырырга кирәк.
Программага кертелгән мәгариф оешмалары исәбенә «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ керә. Уку йорты авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, агрономия, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер, повар-кондитер юнәлешләре буенча белгечләр әзерли.
Бу-район һәм республика икътисадында аеруча кирәкле һөнәрләр.
Күп кенә гаиләләр өчен бу киләчәккә аңлы адым ясау өчен реаль шанс.