Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

2026 елның 1 марты, якшәмбе

2026 елның 24-27 февралендә Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Анда 230 спортчы катнашты.
Кукмара районы данын «Зилант»урта мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Өч уен көне дәвамында залда киеренке атмосфера хөкем сөрде, һәр партия максималь концентрация, ихтыяр көче һәм чын спорт характерын таләп итте.Укучыларыбыз яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр .Парлы хатын-кызлар разрядында Буравова Элиза (Кукмара шәһәре) һәм Вахрушева Регина (Казан шәһәре) 3 урынны алдылар. Буравова Арина (Кукмара шәһәре) һәм Госманова Жасмин (Казан шәһәре) 1 урынны алдылар!

Буравова Элиза шәхси разрядта бронза призер булды.
Йомгаклар буенча ПЕРВЕНСВА Буравова Арина, Буравова Элиза һәм Әхкәмов Ранил ИФО беренчелегендә безнең республика данын яклаячаклар.

Укучыларыбызны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International