Район мәдәният йортында “Кукмара кышы – 2026” традицион район татар җырлары бәйгесен йомгаклап, гала-концерт узды

2026 елның 1 марты, якшәмбе

Район мәдәният йортында “Кукмара кышы – 2026” традицион район татар җырлары бәйгесен йомгаклап, гала-концерт узды. Абруе елдан-ел арта баручы бәйге, вакытсыз арабыздан киткән үзешчән җырчы,“Татар җыры”, “Сандугач керде күңелгә”, “Кукмара кышы” халыкара конкурсларының лауреаты булган Илнар Камалиев истәлегенә багышлап уза.

Районының иң талантлы җырчылары үз осталыгын һәм иҗади потенциалын күрсәттеп, тамашачыларны зәвыклы чыгышлары белән шатландырдылар.

Бәйгенең җиңүчесе исеменә (гран при) Рамилә Исхакова лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International