«Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында Инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды.
Командабызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
Безнең призерлар:
Мәҗитов Әмин, МББУ «Зур Кукмара урта мәктәбенең» 9 сыйныфы, остазы Шәфигуллина Наилә Камил кызы;
Шәрифуллина Рания, МББУ «Мәмәшир урта мәктәбе» нең 11 сыйныфы, остазы Хәйруллина Фәридә Данис кызы.
Призерларыбызга һәм аларның остазларына ирешкәннәрдә генә тукталып калмаска һәм уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәргә телибез!