Яшь гаиләләр өчен яхшы хәбәр: районда «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүген район башлыгы Сергей Димитриев чираттагы торак сертификаты тапшырды-тагын бер гаилә үз йортына реаль шанс алды.
"Бу яшь гаиләләр өчен бик зур ярдәм. Без ипотека рәсмиләштердек, һәм сертификат финанс йөкләнешен сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк. Кемгәдер бу беренчел взнос кертү, кемгәдер йорт салу яки сатып алу мөмкинлеге»,-дип уртаклашты Ләйлә Нәҗипова.
Программа республиканың яшьләр эшләре министрлыгы аша эшли һәм кире кайтарылмас субсидия күздә тота: балалы гаиләләр өчен торак хакының 35% ы һәм баласыз гаиләләр өчен 30% ы. Акчаларны йорт төзелешенә, икенчел базарда фатир сатып алуга яки ипотека түләүгә юнәлтергә мөмкин.