Кукмара үзәк китапханәсендә удмурт, мари, рус һәм керәшен милли-мәдәни автономияләренең район бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашу узды.
Чараның мәртәбәле кунаклары Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин һәм "Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алексей Арзамазов булды.