Кечкенә бүлмәдән — зур мөмкинлекләргә: Сәрдекбаш авылы китапханәсендә ремонт эшләре бара

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Кечкенә бүлмәдән — зур мөмкинлекләргә: Сәрдекбаш авылы китапханәсендә ремонт эшләре бара

2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Сәрдекбаш авылындагы 33нче авыл китапханәсен капиталь төзекләндерү һәм аның мәйданын 130 квадрат метрга кадәр киңәйтү каралган.

Бүгенге көндә бинада ремонт эшләре башланып киткән. Авыл халкы өчен мөһим мәдәни үзәк булган китапханә тиздән яңача төс алачак.

Сәрдекбаш авылы китапханәсенең тарихы 1940 елларга барып тоташа. Әлбәттә, ул чорда хәзерге бина булмаган, әмма китапка мәхәббәт һәм белемгә омтылыш һәрвакыт сакланган. Бүген китапханә эшчәнлеген Гөлназ Нәбиева җитәкли. Ул бу вазыйфаны 2012 елдан бирле башкара. Казан шәһәрендәге югары уку йортының химия-биология факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы буларак башлый. Тормышка чыгып, декрет ялыннан соң, авыл китапханәсендә эшли башлый. Аңа кадәр биредә Лилия Нәбиева хезмәт куйган, хәзерге вакытта ул Сәрдекбаш мәктәбе китапханәсендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International