Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс башлана. Әлеге проект «Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшьләр арасында радикаль карашлар таралуын кисәтүне максат итә. Конкурс 2017 елдан башлап ел саен «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән үткәрелә.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары, шулай ук Татарстан югары уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы чит ил студентлары катнаша ала. Гаризалар кабул итү 2026 елның 28 февраленнән 18 мартына кадәр дәвам итәчәк. Гаризаны проектның рәсми сайтында тапшырырга мөмкин: (https://atmrt.ru/youngassistant).
Сайлап алу һәм конкурс этаплары 28 марттан 4 апрельгә кадәр узачак. Алар тест биремнәрен үтәүне, экспертлар белән әңгәмә, аналитик биремнәр, кейс-интервью һәм эссе язуны үз эченә ала. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча катнашучылар 9–11 апрель көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында узачак кереш укыту программасында катнашачак. Программа социаль проектлаштыру, команда белән идарә итү буенча интенсив дәресләрне, шулай ук республика ведомстволары вәкилләре һәм экспертлар белән очрашуларны үз эченә ала.
Апрельдән июльгә кадәр катнашучылар өчен мәгълүмати иминлек, киберкуркынычлар, интернеттагы деструктив контентны мониторинглау һәм яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау темаларына багышланган белем бирү курсы оештырылачак. Практик этап августтан ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк: катнашучылар үз проектларын эшләп гамәлгә ашырачак, профилактик акцияләр һәм аңлату чаралары үткәрәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча проект командалары формалаштырылачак һәм алар деструктив күренешләрне профилактикалау юнәлешендә эшчәнлекне дәвам итәчәк. Җиңүчеләр Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре статусын алачак һәм төбәк дәрәҗәсендәге җәмәгать иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән проектларда катнаша алачак.