Кукмара елдан-ел заманчарак һәм төзекләнә бара. Шәһәрдә яңа биналар барлыкка килә, җәмәгать киңлекләре яңартыла, юллар һәм тротуарлар ремонтлана. Заманча архитектура чишелешләре шәһәр мохитенә яңа кыяфәт бирә һәм аны яшәү өчен уңайлырак итә.
Әмма бу уңай үзгәрешләр фонында элеккечә шәһәрнең тышкы күренешен боза торган иске һәм ташландык корылмалар күренә. Бигрәк тә элеккеге җитештерү предприятиеләре — мех фабрикасы, райтоп, кирпеч заводы, «Сельхозхимия» территорияләрендә һәм Нур Баян участогында проблема кискен тора. Андагы күп кенә биналар күптән файдаланылмый: ватык тәрәзәләр, искергән диварлар һәм чүп үләннәре белән капланган территорияләр шәһәрнең гомуми архитектура күренешен боза.
Район архитекторы Райнур Мөбәрәкшин әйтүенчә, проблеманы ике төрле юл белән хәл итәргә мөмкин: йә булган биналарны тәртипкә китерергә, йә кирәкмәгән корылмаларны сүтеп, бушаган территорияләрне төзекләндерергә. Шул ук вакытта объектларның хуҗалары алдан әзерләнергә тиеш