Кукмарада Г.Тукай истәлегенә театр фестивале старт алды.
Быел ул истәлекле датага — Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Аның шигырьләрен буыннар яттан белә, ә хәзер алар сәхнәдә яшь талантлар башкаруында җанлана.
Яшь тамашачыларны һәм кунакларны театраль куелышлар аша Тукай образлары дөньясына чуму көтә. Конкурс яшьләрнең талантларын ачу һәм туган телне һәм мәдәни традицияләрне саклауга зур өлеш кертү мәйданчыгы булачак..
Сайлап алу турлары башланды инде! Балалар финалга чыгу һәм Тукай иҗатының XXI гасырда да актуаль булуын исбатлау өчен үзләренең осталыкларын күрсәтергә әзерләнәләр.