Кукмара район Мәдәният йортында “Татар кызы – 2026” бәйгесенең финалы узды.

2026 елның 6 марты, җомга

Кукмара район Мәдәният йортында “Татар кызы – 2026” бәйгесенең финалы узды. Милли гореф-гадәтләрне, татар кызларының зирәклеген, осталыгын һәм сәхнә культураcын чагылдырган әлеге матур бәйге тамашачылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Быел финалда барлыгы биш кыз көч сынашты. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен, милли традицияләрне белүләрен, аш-су осталыкларын һәм сәхнәдә үз-үзләрен тота белүләрен күрсәттеләр.

Жюри карары белән Аш-Буҗи авылыннан Зифа Хаҗиева “Татар кызы – 2026” бәйгесенең җиңүчесе дип танылды. Ул үзенең ихласлыгы, милли рухы һәм сәләте белән тамашачыларны да, жюри әгъзаларын да сокландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International